«Хезмәт даны» газетасының баш мөхәррире райондашларны Яңа ел белән котлый
Без сезнең белән шатлыкларны уртаклашу, авыр минутларда терәк булу һәм туган төбәгебезнең киләчәген бергәләп төзү мөмкинлегенә ия булуыбыз белән горурланабыз, диелә котлауда.
Хөрмәтле райондашлар!
«Кукмор-информ» коллективы исеменнән сезне якынлашып килүче Яңа ел белән ихлас күңелдән котлыйм!
Узып баручы ел вакыйгаларга, җиңүләргә һәм, әлбәттә, сынауларга бай булды. Без һәрчак сезнең янәшәгездә булырга, мөһим яңалыкларны оператив рәвештә яктыртырга, якташларыбызның уңышлары турында сөйләргә, көнүзәк мәсьәләләрне күтәрергә һәм районыбызның «тавыш»ы булырга тырыштык.
Без сезнең белән шатлыкларны уртаклашу, авыр минутларда терәк булу һәм туган төбәгебезнең киләчәген бергәләп төзү мөмкинлегенә ия булуыбыз белән горурланабыз.
Яңа елда сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә тынычлык һәм татулык телибез! Һәр көнебез якты төсләргә, уңай хис-кичерешләргә һәм яңа мөмкинлекләргә бай булсын. Иң изге хыялларыгыз һәм уй-ниятләрегез тормышка ашсын!
Безнең белән калганыгыз өчен зур рәхмәт! Киләсе елда да без сезне кызыклы язмалар белән сөендерәчәкбез һәм игелекле эшләргә рухландырачакбыз.
Яңа ел белән!
Эльвира Миннәхмәтова, филиал җитәкчесе — баш мөхәррир
Фото: «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев