Видео: Казанда юл фаҗигасенда әнисе белән кызы һәлак булган
Соңгы яңалыклар

Видео: Казанда юл фаҗигасенда әнисе белән кызы һәлак булган

35 яшьлек хатын-кыз белән аның 10 яшьлек кызы "Ашыгыч ярдәм" машинасында вафат булган.

Казанда әнисе белән кызы һәлак булган юл фаҗигасенең видеосы чыкты. Юл фаҗигасе төшерелгән кадрларны "Татар-информ"ның шәхси чыганагы  тапшырды.

"Татар-информ" Казанның Мәскәү районында Ибраһимов проспектындагы 326нчы йорт каршында 69 яшьлек йөртүче идарә иткән "Мицубиси" машинасының "зебра" дан чыгып барган хатын-кыз белән аның кызын бәрдереп китүен хәбәр иткән иде.

35 яшьлек хатын-кыз белән аның 10 яшьлек кызы алган имгәнүләрдән "Ашыгыч ярдәм" машинасында вафат булган.

 

фото: МВД по РТ


Нет комментариев