3 августта курорт бистәсе булган Лазаревскоеда әбисе белән ял иткән малай яңгыр сулары чокырына төшеп киткән һәм баткан
Татарстан хөкүмәте 3 августта Түбән Камадан Сочида һәлак булган Николай Мальков гаиләсенең кайгысын уртаклаша һәм барлык тиешле ярдәмне күрсәтәчәк. Бу хакта Түбән Кама районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Малайның әти-әнисе эшләүче ТАНЕКО һәм НКНХ, завод җитәкчеләре фаҗига кичерүче гаиләгә тиешле ярдәм күрсәтеләчәген вәгъдә итә.
3 августта әбисе белән Лазаревское бистәсендә ял итүче ир бала яңгыр сулары чокырына төшеп киткән һәм баткан. Быел малай 1нче сыйныфка укырга барырга тиеш булган.
Нет комментариев