Велосипедчы елгада баткан ир-атны тапкан
Соңгы яңалыклар

Велосипедчы елгада баткан ир-атны тапкан

Беренчел мәгълүматлар буенча, үлем сәбәбе - тыелган урында коену

Нурлат районында велосипедчы Үрнәк авылы янындагы Зур Чирмешән елгасында баткан ир-ат мәетенә тап булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга килгән Нурлат янгын сүндерү-коткару часте ир-ат мәетен судан алып, хокук саклау хезмәткәрләренә тапшырган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, үлем сәбәбе - тыелган урында коену. Ул урында коенырга ярамаганлык турында аншлаг урнаштырылган булган.

Фото: ГУ МЧС России по РТ
 

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев