Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Түбән Күзмис авылыннан Зоя Константинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Туган көн иясенә Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Түбән Күзмис авылыннан Зоя Константинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Түбән Күзмис авылыннан Зоя Константинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Нырья авыл җирлеге башлыгы Владимир Павлов килгән иде. Туган көн иясенә Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Түбән Күзмис авылыннан Зоя Константинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Зоя Ивановна тумышы белән Яңа Комар авылыннан, бирегә исә килен булып төшкән. Тормыш иптәше Роман белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Юбиляр урман хуҗалыгыгында, тимер юлда төрле эшләрдә хезмәт куйган.

Түбән Күзмис авылыннан Зоя Константинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бүгенге көндә ул кызлары Маргарита һәм Людмила белән кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

«Әни безгә һәрвакыт терәк булды. Без эшкә чыгып китә, балаларны аңа калдыра идек. Шулай итеп, кырык ел буе оныкларын үстереште, без бик рәхмәтле аңа, исән-сау гына булсын», — диделәр кызлары.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев