Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Триатлон буенча Россия чемпионаты Казанда булачак

Катнашучыларны теркәү 17 июньгә кадәр үткәрелә

 
17 – 18 июнь көннәрендә Казанда Бөтенроссия масштабындагы иң зур спорт стартларының берсе – триатлон буенча Россия чемпионаты узачак, дип яза  "Татар-информ" МА.
Аның кысаларында Ironstar Timerman Cup ярышлары оештырыла. «Ярымтимер» һәм Олимпия дистанцияләрендә ярышларда катнашучыларга  йөзү, велоузыш һәм йөгерү этапларын үтәргә туры киләчәк. Казан мэриясе шул турыда хәбәр итә.

Йөзү ярышлары Казансу елгасы акваториясендә үтәчәк, ә велоузыш трассасы үзәк урамнар буенча, Казан Кремле диварлары һәм шәһәрнең төп истәлекле урыннары яныннан узачак. Соңыннан Кремль яр буе буйлап йөгерү оештырыла.

Ярышлар 113 км (1,93 км – йөзү, 90 км – велоузыш, 21,1 км – йөгерү) һәм Olympic (1,5 км – йөзү, 40 км – велоузыш, 10 км – йөгерү) дистанцияләрендә узачак, шулай ук ачык суда бер һәм ике диңгез миле – Swimstar, Ironlady хатын-кызлар йөгереше һәм балалар өчен Starkids була.

Катнашучыларны теркәү 17 июньгә кадәр үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев