Транспорт хәрәкәте өчен юл ачылган
Соңгы яңалыклар

Транспорт хәрәкәте өчен юл ачылган

Бүген мессенджерларда Поршур-Чура юлы ябык, дигән хәбәр таралды.

«Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Зарипов әлеге хәбәр буенча түбәндәгечә аңлатма бирде:

«Бу хәл Сәрдекбаш-Лельвиж-Село Чура автоюлының бер өлешендә булды. Һава температурасы кинәт җылытып җибәргәнлектән, су суүткәргеч торбага сыймыйча, дамбага күтәрелде. Хәзерге вакытта хәл стабильләште, транспорт хәрәкәте көйләнде, кизү торучылар куелды», — диде ул.

фото: шаһитлар 


Нет комментариев