Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Төтенне сизә, хәвефне кисәтә: Байлангардан күпбалалы гаилә йортына янгын чыгу турында хәбәр бирүче җайланма урнаштырылды

Бүлек хезмәткәрләре гаилә әгъзалары белән профилактик әңгәмә үткәрде, приборның эш тәртибен аңлатты, аны гамәлдә эшләтеп күрсәтте, шулай ук балаларга янгын куркынычсызлыгы, иминлек кагыйдәләре язылган белешмәләр тапшырды.

Балтач һәм Кукмара районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге, профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре Байлангар авылында яшәүче күпбалалы гаилә йортында янгын чыгу турында хәбәр бирүче автоном җайланма урнаштырды. Ул, аз гына төтен барлыкка килүгә, яңгыравыклы тавыш сигналы бирә һәм янгын хәвефе турында вакытында кисәтә. 

«Әлеге автоном приборлар ярдәмендә 2016-2025 елларда республикада теркәлгән 128 янгын чыгу очрагында 319 кешенең, шул исәптән 104 баланың гомере саклап калынды. 2025 елда гына да 7 фаҗигадә 21 кеше (аларның 13е — балалар) коткарылды. Безнең районга килгәндә, 2019 елның апрель аенда Мәмәшир авылында — алты, 2022 елның җәендә Кенәбашта дүрт бала нәкъ менә янгын чыгу турында хәбәр бирүче җайланма ярдәмендә исән калды. Приборның көчле тавышы өй эчендәгеләрнең игътибарын тиз арада җәлеп итә, хәтта йоклап ятучыларны да уята ала, — ди бүлекнең өлкән дознавателе Фәрхәд Кәримуллин. — Ут-күздән саклау өчен мондый җайланмалар һәр йортта булырга тиеш. Өйнең мәйданына карап, аларны ике-өч урынга урнаштыру киңәш ителә. Электр энергиясенә тоташтырылмыйча, батарея ярдәмендә эшләүче бу приборлар куллану өчен уңайлы һәм ышанычлы, күп еллар хезмәт итәргә сәләтле. Аеруча да балалар яшәгән йортларда аларның әһәмияте бәяләп бетергесез».

Автоном җайланмалар Сираҗетдиновлар йортының йокы һәм аш-су бүлмәләренә куелды. Бүлек хезмәткәрләре гаилә әгъзалары белән профилактик әңгәмә үткәрде, приборның эш тәртибен аңлатты, аны гамәлдә эшләтеп күрсәтте, шулай ук балаларга янгын куркынычсызлыгы, иминлек кагыйдәләре язылган белешмәләр тапшырды. 

«Мин — дүрт бала әнисе. Олы улыма — 17, кечесенә — 5, кызларга 15 һәм 7 яшь. Шулай ук безнең белән бергә әниебез дә яши. Моңарчы аш бүлмәсендә бер автоном җайланма бар, аны үзем алып урнаштырган идем. Хәзер исә тагын берәү өстәлде, йокы бүлмәсенә дә куелды. Зур рәхмәт. Мондый приборлар бәла-казаларны булдырмауда, кешеләрне һәм мөлкәтне саклауда бик кирәк», — ди Гөлназ ханым.

«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Заһидә Тимербаева сүзләренчә, бүгенге көндә районда бер меңнән артык күпбалалы гаилә яши.

«Ел дәверендә авылларда — җирлек башлыклары, ә шәһәрдә газ хезмәте, Балтач һәм Кукмара районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге, профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә һәр күп балалы гаиләдә булып, кисәтү әңгәмәләре уздырабыз, янгын чыгу турында хәбәр бирүче автоном җайланмалар куюның әһәмияте турында сөйлибез, — ди ул. — Районда әлеге юнәлештәге эшләр алга таба да дәвам итәчәк. Чөнки иң кыйммәтлесе — кеше гомере, ә аны саклау һәркемнең уртак максаты булып кала».

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев