Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Тимер юл урамында Ишегалды бәйрәме үткәрелде

Бәйрәмне «Нур Баян» иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Раулә Сәмерханова район Мәдәният йорты үзешчәннәре белән берлектә оештырды.

«Татарстанда җәй» проекты кысаларында  Тимер  юл урамындагы 19нчы йорт каршында  «Дус күршеләр» дигән  ишегалды бәйрәме узды. 


Бәйрәмне  «Нур Баян» иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Раулә Сәмерханова район Мәдәният йорты үзешчәннәре белән берлектә оештырды. Бу көнне әлеге йортта яшәүчеләр матур концерт карап ял итте. 

«Татарстан Республикасы тарафыннан бирелә торган грантлар безгә төрле идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итә. "Связь поколений всех времен и народов" проекты киләчәк тормыш өчен башларын салган солдатларга багышлана. Безнең максат: якташ сугышчылар турында хәтерне мәңгеләштерү. Шул уңайдан биредә геройларга багышланган патриотик чаралар һәм спорт турнирлары өчен мәйданчык эшләргә булдык. Хәзерге вакытта яна торган ике факел, "яралы" йөрәк формасында объектлар урнаштырдык. Эскәмияләр куйдык. Тик эш әле моның белән генә төгәлләнми, ул алга таба да дәвам итәчәк», – дип сөйләде үзидарә җитәкчесе.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-инфлрм» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев