Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив төркемнең киңәйтелгән уртак утырышы булды

Көн тәртибендәге мәсьәләләр каралды.

Район Советы бинасында террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив төркемнең киңәйтелгән уртак утырышы узды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Закиров Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү чорында җәмәгать иминлеген тәэмин итү, террорчылык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында сөйләде. Шулай ук әлеге бәйрәмнәргә җәлеп ителүче объектларның террорчылыктан саклану торышына тукталдылар.

Кукмара районы буенча “Росгвардия”нең ведомстводан тыш сак начальнигы Марсель Сөләйманов объектларның (территорияләрнең) куркынычсызлык паспортларын актуальләштерү эшенең барышы турында сөйләде, халыкның куркынычсызлыгын оештыру өчен күбрәк кешене җәлеп итүне сорады.

Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов республиканың Спорт министрлыгының профилактика эшенә тренерларны җәлеп итү турындагы тәкъдимнәрен тормышка ашыру барышын һәм нәтиҗәләрен яктыртты. Спорт оешмаларында эвакуация һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту, террорчылык актлары булган очракта эш итү тәртибе турында әңгәмәләр, өйрәнүләр үкәрелә. Авыр тормыш хәлендә калган балалар белән профилактик эш алып барыла, социаль челтәрләрдә террорчылык, экстремизм һәм неонацизм таралуны профилактикалау буенча мәгълүмати материаллар яктыртыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев