Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда «УАЗ» юл кырыена төшеп киткән, аның янында тагын өч машина бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәтендә имгәнүчеләр бар.

Кичә Татарстанның Теләче районында М7 федераль юлының 890нчы чакрымында берничә машина бәрелешкән. «УАЗ» йөртүчесе машина белән идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән, дип яза «Татар-информ» МА.

«Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, автомобиль янында «ГАЗель» туктаган, аңа Mitsubishi йөк машинасы бәрелгән, аннан соң алар икесе дә тагын бер йөк машинасына килеп бәрелгән. Фотода күренгәнчә, бәрелешү аркасында «ГАЗель»нең ярты кузовы өзелеп чыккан.

Юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше — «УАЗның йөртүчесе һәм ике пассажиры имгәнгән. Аларны якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.

фото: шаһитлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X