Рөстәм Миңнеханов Татарстан Министрлар Кабинетына җирле идарә органнары белән бергә бәйрәм чараларын уздыруны оештыруны йөкли.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада Сабан туе көннәре турында карарны имзалады, дип яза «Татар-информ» МА.
«Җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, «Сабантуй» татар милли бәйрәмен түбәндәге көннәрдә уздырырга», диелә документта.
Шулай итеп Сабан туе көннәре түбәндәгечә була:
- Татарстан авылларында, район үзәкләрендә 10-11 июньдә;
- Чаллыда 17 июньдә;
- Казанда 24 июньдә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Министрлар Кабинетына җирле идарә органнары белән бергә бәйрәм чараларын уздыруны оештыруны йөкли.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Нет комментариев