Татарстанда өйләнешүчеләр кимегән, аерылышучылар саны арткан
Соңгы 10 елдагы саннар күрсәткәнчә, республикада өйләнешүчеләр 25%ка кимегән, әмма аерылышулар Идел буе федераль округында түбән кала.
Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында никахларны теркәү һәм аерылышулар буенча демографик мәгълүматлар яңгырады. ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Айгөл Хөрәмшина хәбәр иткәнчә, соңгы ун елда республикада өйләнешүчеләр саны 25 процентка кимегән.
Ул аңлатканча, 2000-2023 еллардагы мәгълүматларны анализлау никахны теркәү процентының тотрыклы кимүен күрсәтә. Әгәр 2011 елда бу күрсәткеч 9,5 промилле тәшкил иткән булса, 2023 елда ул 6,3 промиллега кадәр кимегән. Иң күп никах активлыгы 20-24 яшьлек (86 промилле) хатын-кызларда һәм 25-29 яшьлек (68 промилле тирәсе) ир-атларда күзәтелә.
Ел саен Татарстанда 14 меңнән артык аерылышу теркәлә. Пандемия чорында кискен үсеш күзәтелгән –2020 елда 11 353 аерылышудан 2021 елда 14 877гә кадәр. Шуннан бирле күрсәткеч бераз кимегән һәм 2023 елда 14 267 тәшкил иткән. Шул ук вакытта республикада аерылышу коэффициенты Идел буе федераль округында иң түбән коэффициентларның берсе булып кала: 2023 елда – 3,6 промилле. Чагыштыру өчен, округта аерылышулар буенча 5 промилле күрсәткече белән Оренбург өлкәсе лидер булып тора. Аерылышучы ир-атларның уртача яше –36,1 яшь, хатын-кызларның – 35,2 яшь.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев