Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 13,4 процентка артачак
Индексация ике этапта узачак: 1 гыйнвардан һәм 1 октябрьдән.
Россия Хөкүмәте 2026 елга төбәкләр өчен торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларны индексацияләүнең чик дәрәҗәсен билгеләде. Татарстанда 2026 елның 1 октябреннән коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләменең максималь үсеше 13,4 процент тәшкил итәчәк. Бу хокукый мәгълүматлар рәсми порталында урнаштырылган боерыктан билгеле булды. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Индексация ике этапта узачак: 1 гыйнвардан һәм 1 октябрьдән. Тарифларны беренче тапкыр арттыру өстәмә бәягә салым ставкасы артуга бәйле булачак.
2026 елның 1 гыйнвареннан тарифлар илнең барлык субъектларында да уртача 1,7 процентка арта. Көзге арту дифференциацияләнгән һәм төбәккә бәйле була.
Идел буе федераль округында тарифлар иң ныгы Удмуртиядә артачак — 15 процентка кадәр. Россия төбәкләре арасында 1 октябрьдән максималь индексация Ставрополь краенда (22 процент), Дагыстанда (19,7 процентка), Тамбов өлкәсендә (17,5 процент), Төмән өлкәсендә (17,2 процент) һәм Төньяк Осетиядә (16,3 процент) планлаштырылган.
Тарифларның минималь үсеше Хакасия һәм Чукотка автономияле округына (8 процент), Бурятия һәм Киров өлкәсенә (8,9 процент), шулай ук Сахалин өлкәсенә (9 процентка) кагылачак.
Фото: ИА «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев