Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде
Контейнер мәйданчыкларында төзелеш чүп-чарын һәм агач, куакларны карау калдыкларын җыю тулысынча тыела.
Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен үзгәрттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.
Документ нигезендә, халык хәзер эре габаритлы калдыкларны чүп туплану урыннарына кадәр мөстәкыйль рәвештә китерергә тиеш.
Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү кагыйдәләренә үзгәрешләр үз көченә керде. Тиешле карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Яңа нормалар эре габаритлы чүп-чарны чыгаруга таләпләрне катгыйландыра.
Документ нигезендә, халык хәзер эре габаритлы калдыкларны туплау урыннарына кадәр мөстәкыйль рәвештә китерергә тиеш, әгәр төбәк операторы белән килешүдә башкасы каралмаган булса. Контейнер мәйданчыкларында төзелеш чүп-чарын һәм агач, куакларны карау калдыкларын җыю тулысынча тыела. Үзгәрешләр коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа федераль кагыйдәләренә туры килә.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев