Татарстанда һава торышының кискен үзгәрүе көтелә
Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр хәрәкәт иткәндә һава шартларын исәпкә алсыннар иде.
Татарстан Гидрометцентры белгечләре республикада һава торышының кискен үзгәрүе турында кисәтә.
Синоптиклар билгеләп үткәнчә, республика территориясендә 22 ноябрьдә төнлә һәм иртән кайбер урыннарда кар, юеш кар көтелә, бу юлларда бозлавык хасил итүенә китерәчәк.
Моннан тыш, төнлә һәм көндез Татарстанда томан, көчле җил көтелә, аның көчәйгән вакытлары 15-18 м/с кадәр җитәчәк.
Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр хәрәкәт иткәндә һава шартларын исәпкә алсыннар иде.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев