Тиешле карарны бүген Татарстан Республикасының Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина имзалады.
Татарстанда гражданнарның аерым категорияләре өчен коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация үткәрүдән баш тарттылар, дип яза «Татар-информ» МА.
Тиешле карарны бүген Татарстан Республикасының Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина имзалады.
«Республика халкын яңа коронавирус инфекциясенә каршы иммунизацияләүне анализлап, шуны билгеләп үтәм: Covid-19га каршы мәҗбүри вакцинацияләнергә тиешле гражданнар категорияләре арасында коллектив иммунитет дәрәҗәсе 2022 елның 10 мартына 80 проценттан артып китә», — дип билгеләп үтә Роспотребнадзорның ТР идарәсе башлыгы Марина Патяшина.
Шуның белән бәйле рәвештә республиканың баш дәүләт санитар табибы гражданнарның аерым категорияләре өчен Covid-19га каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү таләбе үз көчен югалткан дип тану турында карар кабул итте.
фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев