Татарстанда бер атнада 114 кеше грипп белән авырган
7-14 яшьлек мәктәп укучылары арасында грипп йоктыручыларның артуы теркәлде.
Татарстанда грипп белән авыручылар саны күбәя. Узган атнада 114 очрак теркәлгән. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Хәл үзгәрә — грипп белән авыручылар саны атна саен арта бара. 7-14 яшьлек мәктәп укучылары арасында грипп йоктыручыларның артуы теркәлде. Монда фильтрлар зур роль уйный. Уку елы башыннан сигез меңгә якын бала мәктәпкә кертелмәде», — диде ул.
Узган атнада республикада барлыгы 10 008 кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган. Бу алдагы атнадагыдан 11 процентка югарырак һәм эпидемия бусагасыннан 34 процентка түбәнрәк.
Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев