Татарстанда бер атна эчендә сигез кеше алкоголь белән агуланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бер атна эчендә сигез кеше алкоголь белән агуланган

Бу чорда химик этиология белән кискен агулануның барлыгы 49 очрагы теркәлгән.

17-23 ноябрь көннәрендә Татарстанда сигез кеше алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр белән агуланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Бу чорда химик этиология белән кискен агулануның барлыгы 49 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта химик агуланулар күбрәк ир-атларда (65,3%) очраган, хатын-кызларда (34,7%) бу күрсәткеч азрак булган.

Ведомство хәбәр иткәнчә, күпчелек агулану алкоголь куллану сәбәпле килеп чыккан (44,4%). Башка очраклар даруларны ялгыш куллану (33,3%), аларның үзләштерә алмау яки тискәре йогынтысы (11%) һәм башка сәбәпләр (11,3%) белән бәйле.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев