Татарстанда авыл стажы өчен өстәмә пенсия кемнәргә тиешлеге ачыкланды
Авыл стажына Россия территориясендә, шулай ук элеккеге СССР территориясендә 1992 елның 1 гыйнварына кадәр агросәнәгать комплексы оешмаларында эшләгән чор кертелә.
Кайбер татарстанлылар авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә түләүләр алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
2019 елдан республикада авылда яшәүче, рәсми рәвештә эшкә урнашмаган һәм кимендә 30 ел авыл стажы булган гражданнар пенсиясенә өстәмә түләү рәсмиләштерә ала. Аның күләме пенсия түләвенең фиксацияләнгән өлешенең 25 процентын тәшкил итә (2025 елда — 2 226,93 сум).
Әгәр пенсионер шәһәргә күченә, әмма эшсез кала икән, ул өстәмә түләү алуын дәвам итә. Әмма хезмәт стажын шәһәр җирлегендә туплаган, ә аннары авылга күченгән кешеләр мондый өстәмәгә дәгъва итә алмый.
Авыл стажына Россия территориясендә, шулай ук элеккеге СССР территориясендә 1992 елның 1 гыйнварына кадәр агросәнәгать комплексы оешмаларында эшләгән чор кертелә.
Мондый өстәмә түләү алу хокукын бирә торган авыл һөнәрләре исемлегендә 500дән артык белгечлек исәпләнә. Алар арасында механизаторлар, агротехника ремонтлау белгечләре, агрономнар, ветеринарлар, балык үрчетүчеләр һәм башкалар бар.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев