Татарстанда һава шартлары бозылуы көтелә
Соңгы яңалыклар

Татарстанда һава шартлары бозылуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе яшенле яңгыр һәм томан булу мөмкинлеген фаразлый.

Иртәгә, 2 сентябрьдә, Татарстанда һава шартлары бозылуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар республикада төнлә һәм көндез урыны белән секундына 15 – 18 метрга кадәр көчәючән җил белән яшенле яңгыр көтелүен җиткерә.

Төнлә һәм иртән томан төшү ихтималы бар.  

Татар-информ

Фото: Рамиль Гали
 


Нет комментариев