Татарстанда 2026 ел өчен яшәү минимумы билгеләнде
Яшәү минимумы cоциаль пособиеләр, стипендияләр һәм кайбер башка түләүләр яшәү минимумы күләменә бәйле.
Татарстанда киләсе елга яшәү минимумы күләме билгеләнде, дип яза «Татар-информ» МА.
Яшәү минимумы — ул кешегә төп тормыш ихтыяҗларын каплау өчен кирәкле билгеләнгән сумма. Гади генә әйткәндә, бу — кирәкле азык-төлек продуктларын сатып алырга, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләрне дә кертеп, төп хезмәтләр өчен түләргә мөмкинлек бирә торган минималь керем.
Яшәү минимумы cоциаль пособиеләр, стипендияләр һәм кайбер башка түләүләр яшәү минимумы күләменә бәйле. Ул халыкның төрле төркемнәре өчен аерым билгеләнә, чөнки өлкән кешенең, баланың һәм пенсионерның ихтыяҗлары сизелерлек аерыла.
Татарстанлылар өчен яшәү минимумы күләме ел саен яңадан карала һәм алдагы ел күрсәткеченнән түбән була алмый. Һәр төбәк аны үзенең социаль-икътисадый шартларыннан чыгып мөстәкыйль билгели.
2026 елның 1 гыйнвареннан Татарстанда яшәү минимумы 1 025 сумга артачак, ул 16 098 сум тәшкил итәчәк.
2026 елга түбәндәге яшәү минимумы билгеләнде:
- Татарстанда гомуми яшәү минимумы — 16 098 сум;
- хезмәт яшендәге гражданнар өчен — 17 547 сум;
- пенсионерлар өчен — 13 844 сум;
- балалар өчен — 15 615 сум.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев