Татарстан юлында һәлакәттә 59 яшьлек машина йөртүче хатын-кыз үлгән
Соңгы яңалыклар

Татарстан юлында һәлакәттә 59 яшьлек машина йөртүче хатын-кыз үлгән

Беренчел мәгълүматлар буенча, "Тойота Камри” һәм “Киа Сид” һәлакәткә юлыккан

Татарстан юлында һәлакәттә 59 яшьлек машина йөртүче хатын-кыз үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га шаһитлар хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Казан – Оренбург юлының Чистай районы өлешендә көн уртасында "Тойота Камри” һәм “Киа Сид” һәлакәткә юлыккан.

Урынга 67нче янгын-сүндерү часте хезмәткәрләре килеп, машиналарның аккумуляторларын сүндергән. Җимерелгән "Тойота"дан кысылган пассажирны алганнар. Ир-атны чыгару өчен машинаның уңъяк ишеген гидравлик корал ярдәмендә кискәннәр. Бу хакта Чистай янгын-сүндерү гарнизоны җитәкчесе Артем Кипров хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә "Киа” машина йөртүче 59 яшьлек хатын-кыз үлгән.

Корея машинасы пассажирын хастаханәгә озатканнар.

Һәлакәт аркасында юлда бөке хасил булган. Янгын чыкмасын өчен юлда түгелгән ягулыкны юдырганнар.
 

фото: очевидцы


Нет комментариев