Тикшеренүләрне Росстат мәгълүматларына нигезләнеп РИА Новости үткәргән.
Татарстан Республикасы 2023 елның апрель-июнь айлары нәтиҗәләре буенча халыкның керем дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре арасында 9нчы урынны алды. Тикшеренүләрне Росстат мәгълүматларына нигезләнеп РИА Новости үткәргән, дип яза “Татар-информ” МА.
Татарстанда җан башына уртача керем аена 51,3 мең сумга тигез, ел буена 11,5 процентка үсеш күзәтелгән.
Татарстанның күршеләре Сахалин һәм Мәскәү өлкәләре булып чыкты.
Рейтингның лидеры Ямал-Ненец автономияле округы булды (җан башына уртача керем айга - 140,3 мең сум).
Алга таба кимү тәртибендә Ерак Төньякның башка төбәкләре: Ненец һәм Чукотка автоном округлары, Магадан өлкәсе урнашкан.
Мәскәү (җан башына аена - 99,6 мең сум) бары тик бишенче урында, Санкт-Петербург (җан башына уртача керем аена - 71,1 мең сум) алтынчы булып тора. Җиденче урында - Ханты-Манси автоном округы - Югра.
Карачай-Черкас абсолют аутсайдер булып чыкты, анда елның II кварталы нәтиҗәләре буенча җан башына керем 21,5 мең сум тәшкил иткән. Тыва, Ингушетия, Калмыкия һәм Ставрополь краенда вазгыять бераз яхшырак.
Нет комментариев