Татарстан табиблары быел 41 бавыр күчереп утырту операциясе ясаган
Узган ел Республика клиник хастаханәсендә 70 бавыр трансплантациясе үткәрелгән.
Татарстан Республика клиник хастаханәсендә ел башыннан бирле 41 бавыр трансплантациясе операциясе башкарылган. Бу хакта бавыр авыруларын профилактикалау атнасына багышланган матбугат конференциясендә Республика клиник хастаханәсенең 2 нче хирургия бүлеге мөдире Ленар Җиһаншин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Белгеч сүзләренә караганда, бавыр күчереп утырту программасы Татарстанда 2018 елның декабрендә актив эшли башлаган. Беренче елда 13 шундый операция ясалган булса, соңгы елларда бу юнәлештә эш күләме дә, медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты да арткан.
Узган ел Республика клиник хастаханәсендә 70 бавыр трансплантациясе үткәрелгән. Бу күрсәткеч төбәк өчен югары нәтиҗә булып санала.
Татарстанда бавыр циррозы белән авыручыларга ярдәм күрсәтү буенча махсус пилот проект та гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты — хроник бавыр авыруларының катлаулануын булдырмау, куркыныч факторларны вакытында ачыклау, диагностика һәм диспансер күзәтү сыйфатын яхшырту, шулай ук цирроздан үлүчеләр санын киметү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев