Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
Көндез һава температурасы +9 градуска кадәр җылыначак.
13 мартта көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән яңгыр явачак.
Термометр баганасы төнлә +2..+4˚ күрсәтәчәк, көндез температура +6..+9˚ кадәр күтәрелә.
Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев