Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Сабан туе бәйрәме белән котлады

Татарлар өчен Сабан туе– туган нигез белән җанлы бәйләнеш ул, диелә котлауда.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туе бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

«Кадерле татарстанлылар! Халкыбызның иң яраткан, иң көтеп алына торган ямьле бәйрәме – Сабан туе уңаеннан сезне чын йөрәктән тәбрик итәм! 

Ерак бабаларыбыздан бүләк булып, игенченең хезмәтен олылау, кыюлыкта, җитезлектә һәм осталыктаярышу, гадел бәйге асылын тәшкил иткәнбубәйрәм табигатьнең яшәрүен, татар халкының юмартлыгын һәм кунакчыллыгын гәүдәләндерә. Сабан туе каһарманнарына – авылларның  уңганнарына, зирәк һәм олпат аксакалларыбызга, билбирмәс батырларга зур игътибар һәм ихтирам күрсәтәбез. Мәйдан уртасында калкып торган биек, шома багана очында бер-берсенә уралыпҗилфердәгән төрле төстәге  тасмалар шикелле, Сабан туенда да күп гасырлар дәвамында туплана килгән милли гореф-гадәтләребезһәм заманча мәдәни юнәлешләр бергә үрелә бара. 

Татарлар өчен Сабан туе– туган нигез белән җанлы бәйләнеш ул. Туган йорт хакындагы җылы хатирәләр, сихри курай моңы сыман, һәркемнең күңелендәге иң нечкә кылларга килеп кагыла. 

Безнең заманда ата-бабаларыбыздан килгән туган телебезне һәм гаилә учагынолылау, төрле милләт һәм дин вәкилләренең дус-тату яшәү нигезләрен ныгыту кебеккыйммәтләрне саклау һәмүстерү аеруча мөһим. Сабан туен илебездә яшәүче барлык халыкларның һәм этник берлекләрнең мәдәни үзенчәлекләрен җуймау максатын күздә тотып игълан ителгән  Россия халыкларының мәдәни мирасы елында бәйрәм итү үзенчәлекле мәгънә төсмере ала. 
Быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең

1100 еллыгына багышланган киң колачлы чаралар уздырылды. Бу тарихи вакыйга татар мәдәниятенә, халкыбызның гореф-гадәтләренә, көндәлек тормышына зур йогынты ясады. Иманлы ата-бабаларыбызданолы мирас итеп  туган җиргә чиксез бирелгәнлек, дини-әхлакый хәзинәләр, бай рухи һәм матди мәдәни ядкәрләр калдырылган.

Сабан туе һәркемгә халкыбызның бай тарихы, мәдәнияте белән якыннан танышумөмкинлеге бирер, туганнары һәм дуслары белән очрашу-күрешү шатлыгы, якты тәэсирләр бүләк итәр дип ышанам. 

Сезгә ихластан күңел күтәренкелеге, бәхет, иминлек һәм тынычлык телим. Бәйрәм мөбарәк булсын!» - диелә котлауда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk