Татарстан галимнәренә 100 миллион сум биреләчәк
Татарстан югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институты фәнни хезмәткәрләре һәм фәнни төркемнәренә 100 миллион сумга якын акча (бер проектка 3 миллион сумга кадәр) бүленәчәк.
Татарстанда фундаменталь һәм эзләнү тикшеренүләрен финанслау өчен грант конкурсында җиңүчеләр билгеле. Бәйгене республика Фән һәм технологияләр фонды оештырды. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Җиңүчеләр Фән һәм технологияләр фонды конкурс комиссиясе утырышында сайлап алынды. Җиңүчеләр арасында Татарстанның 11 алдынгы югары уку йорты һәм фәнни-тикшеренү институтыннан тикшеренүчеләр бар.
Грант акчаларын Фәнүзә Нуриева (КФУ) җитәкчелегендәге «Басылып чыгарылмаган архив материаллары буенча XVIII гасыр татар теленең диалект ареалларын цифрлы тасвирлау», Илгиз Минханов (КФУ) җитәкчелегендәге «Төтен газларын һәм аның өлешләрен кулланып авыр чыгарыла торган запаслар чыганакларының нефть бирүчәнлеген арттыру технологиясен булдыру», Лариса Николаева (Казан дәүләт энергетика университеты) җитәкчелегендәге «Энергетиканың каты һәм сыек калдыклары, газ чыгарулары нигезендә әзер продукция җитештерү өчен экологик куркынычсыз технологияләр булдыру», Полина Лазарева (Казан милли тикшеренү техник университеты — Казан авиация институты) җитәкчелегендәге «Ясалма фәһем кулланып гибрид визуаль-инерциаль навигация ысуллары һәм алгоритмнары» проектлары алачак.
Конкурска кабул ителгән 331 гаризадан комиссия 37 проектны сайлаган. Татарстан югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институты фәнни хезмәткәрләре һәм фәнни төркемнәренә 100 миллион сумга якын акча (бер проектка 3 миллион сумга кадәр) бүлеп биреләчәк.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев