Соңгы тәүлектә Татарстанда алты кеше коронавирустан үлгән
Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 1 633 кеше бу йогышлы чир аркасында вафат булган.
Узган тәүлек эчендә коронавирус Татарстанда алты кешенең үлеменә китергән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йогышлы чирнең соңгы корбаннары арасында 1932, 1937, 1946, 1944, 1955 елларда туган хатын-кыз һәм 1940 елда туган ир-ат бар.
Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 1 633 очракка җиткән.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев