Синоптиклар алдагы көннәрдә һава торышы турында сөйләделәр.
Атна ахырына Татарстанда суыта, әмма киләсе атнада температура төшүен дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Синоптиклар билгеләп үткәнчә, һава торышы аз болытлы төньяк антициклонга күчүгә бәйле рәвештә үзгәрәчәк. Иртәгә республикада төнлә һәм иртән -11..-16 градус, урыны белән -19..-24 градуска кадәр суык булачак. Көндез термометр баганалары -8..-13 градус, Татарстан Республикасы көнбатышында -17.. -22 градуска кадәр күрсәтер. Уртача күләмдә кар явачак, юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Гомумән алганда, 11 гыйнварга кадәр һава температурасы нормадан 9-18 градуска түбәнрәк булачак.
Киләсе атнада 7-10 гыйнвар көннәрендә төнге температура -25..-32 градус тәшкил итәчәк, ә кайбер урыннарда -37 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә -23.. -28 градуска кадәр суык булачагы фаразлана. Явым-төшем күп күләмдә булмаячак.
Аномаль салкыннар аркасында республикада шторм кисәтүе кертелүен «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
фото: Артур Зәкиев
Нет комментариев