Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Синоптик Татарстанда апрельдә һәм майда булачак һава торышы турында сөйләде

Татарстанда уңай уртача айлык температура аномалиясе 2024 елның июненнән бирле үк күзәтелә.

Татарстанда март азагында, шулай ук апрельдә һәм майда уңай уртача айлык температура аномалиясе сакланачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

«Татарстанда уңай уртача айлык температура аномалиясе 2024 елның июненнән бирле үк күзәтелә. Процесслар һәм климатик вазгыять салкынга, тискәре аномалиягә күчә алмый. Озак вакытлы якынча фаразлар нигезендә, уңай температура өстенлек итү тенденциясе март аенда ачык күзәтелә һәм Казанда 5 градуска кадәр җитә», - дип билгеләде ул.

Синоптик мәгълүматларына караганда, март азагы һәм апрель башы бик җылы була. Апрельдә һәм майда шулай ук уңай температура аномалиясе саклана.

«Әмма аның зурлыгы инде ул кадәр югары булмый – климатик нормадан 5-6 градуска ук түгел, ә 1,5-3 градуска югарырак була», - дип билгеләп үтте Шувалов.

Фото: «Татар-информ»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев