Инвалидлар декадасы кысаларында “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар өчен күңелле стартлар үткәрелде.
Әлеге чара “Ялкын” яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды. Балалар ераклыкка сикерү, дартс, өстәл теннисы һәм башка уеннарда зур кызыксыну белән катнаштылар. Чараның азагында аларга истәлек бүләкләре тапшырылды, дип хәбәр итте социаль педагог Наилә Турова.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев