Сергей Димитриев райондашларыбызны һәм кунакларны Сабантуй белән котлады
Сабантуй күптәннән инде милли чикләрне үтеп чыкты һәм, чын мәгънәсендә, бөтен халыкныкына әверелде.
Кукмара муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев райондашларыбызны һәм кунакларны милли бәйрәмебез – Сабантуй белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
«Кадерле райондашлар! Хөрмәтле районыбыз кунаклары! Ихлас күңелдән сезне татар халкының иң күркәм бәйрәмнәреннән берсе булган Сабан туе белән тәбрик итәм!
Сабантуйда көрәш батырлары белән бергә игенчеләрне, терлекчеләрне һәм башка хезмәт алдынгыларын олылау матур традициягә әверелде. Быел да язгы кыр эшләре оешканлык белән башкарылды, шифалы яңгырлар да явып үтте. Терлекчелек тармагында да мул продукция җитештерү өчен кызу эш кайный. Халык хуҗалыгының башка тармакларында да эш тынып тормый. Дәүләт программаларының уңышлы тормышка ашырылуы районыбызда тотрыклылык булдыра, яшәү шартларын яхшырта. Хезмәт сөючән, һөнәрле райондашларыбыз матур итеп эшли дә, күңелле итеп ял да итә беләләр. Сабантуй да безнең милли мәдәниятебезне баета, буыннарның рухи бердәмлеген ныгыта.
Сабантуй күптәннән инде милли чикләрне үтеп чыкты һәм, чын мәгънәсендә, бөтен халыкныкына әверелде. Күңел ачу, кунакчыллык, спорт ярышлары һәм батырларның кызып бил алышуы белән ул йөрәкләрне яулап ала, барлык яшьтәге, милләттәге һәм диндәге кешеләрне берләштерә, гореф-гадәтләребезне саклап калу, үстерүдә дә ифрат зур өлеш кертә.
Сабан туе котлы булсын! Сезгә бәхет, сәламәтлек, барлык эшләрегездә уңышлар, иминлек һәм гаиләләрегезгә татулык телим! Сезнең йортларда һәрчак иминлек һәм муллык, татулык хөкем сөрүен телим!» – диелә котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев