Сергей Димитриев Кукмара районы халкын һәм кунакларын Яңа ел бәйрәме белән котлый
Яңа ел — ул үткән елның нәтиҗәләрен барлау, хаталардан сабак алу һәм киләчәккә ныклы адымнар ясау вакыты, диелә котлауда.
«Хөрмәтле кукмаралылар, районыбыз кунаклары! Барыгызны да якынлашып килүче 2026 ел белән тәбрик итәм, бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, саулык-сәламәтлек телим.
Узып баручы ел махсус хәрби операция бару белән бәйле рәвештә тормышыбызга күп кенә авырлыклар, югалтулар алып килде. Әмма шуңа да карамастан халкыбыз тормыш сынаулары алдында югалып калмыйча, тагын бер кат үзенең бердәмлеген исбатлады. Республикада тормышка ашырылучы дәүләт программаларында актив катнашу нәтиҗәсендә, районыбызда социаль объектлар, юллар төзелде, реконструкция эшләре башкарылды. Алдынгы күмәк хуҗалыклар, эре сәнәгать предприятиеләре Кукмара данын еракларга танытсалар, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә район бюджетына саллы өлеш кертәләр. Барыбызның да көндәлек хезмәте, тырышлыгы бер максатка юнәлдерелгән: яшәгән төбәгебезне матур, бай, имин итү.
Алда безне зур бәйрәмнәр — 2026 елга аяк басу, Раштуа, Яңа ел каникуллары көтә. Яңа ел — ул үткән елның нәтиҗәләрен барлау, хаталардан сабак алу һәм киләчәккә ныклы адымнар ясау вакыты. Раштуа бәйрәме исә безгә тынычлык һәм рухи байлык бүләк итә, гаилә җылысы һәм якын кешеләр белән аралашуның әһәмиятен искә төшерә. Яңа ел каникуллары — ял итү, яңа көч туплау һәм якыннарыбыз белән вакыт уздыру өчен менә дигән мөмкинлек. Әлеге бәйрәмнәр һәр гаиләгә тынычлык һәм иминлек, көтелмәгән сөенечләр алып килсен. Якынлашып килүче 2026 ел һәркайсыбыз өчен зур уңышлар елы булсын», — диелә котлауда.
Фото: «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев