Сергей Димитриев декабрь аеның юбилярларын бәйрәмнәре белән котлады
Соңгы яңалыклар

Сергей Димитриев декабрь аеның юбилярларын бәйрәмнәре белән котлады

Район башлыгы аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балалары, оныклары һәм якыннарының хөрмәтен тоеп яшәүләрен тели.

Кукмарада яшәүче Фәтхинур Насыйбуллина, Кәчимирдән Фәхемия Хөснетдинова декабрь аенда үзләренең 95 яшьлеген каршы ала, Арпаяздан Разыя Миниголова, Урта Комардан Шактабей Степанова, Чарлыдан Любовь Колесникова, Иске Каенсардан Беккна Мамашевлар 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә.

Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый, аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балалары, оныклары һәм якыннарының хөрмәтен тоеп яшәүләрен тели.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев