Шеф-пешекче Әмир Хәләүтдинов: Бар күңелемне биреп, ризыкның муллыгына сөенә-сөенә әзерлим
Әмир кечкенәдән үк берьюлы ике хыял белән яши: Галиәсгәр Камал театры сәхнәсендә уйнау һәм, ресторатор буларак, тәмле аш-сулар әзерләп башкаларны сыйлау.
Әмир – районыбыздагы мәгариф учреждениеләре ашханәсендә эшләүчеләр арасында ир затыннан булган бердәнбер шеф-пешекче. Аның кебекләр турында кулларыннан гөл тама, диләр.
Чыннан да, тормышының һәр ягын матур итеп бизәү белән беррәттән, җыр һәм биюгә, сүзгә дә Әмир бик маһир. Ә иң зур сәләте – аш-суга булганлыгы. Белем алу чорында Зур Кукмара урта мәктәбенең ашханәсендә 337 укучыны тәмле ризыклар белән сыйлаучы, үз эшен бар күңелен биреп башкаручы пешекче ул. Әти-әниләрдән килгән рәхмәт сүзләре, чыннан да, аның үз эшенең чын остасы икәнен раслый.
Әмир кечкенәдән үк берьюлы ике хыял белән яши: Галиәсгәр Камал театры сәхнәсендә уйнау һәм, ресторатор буларак, тәмле аш-сулар әзерләп башкаларны сыйлау. “Шөкер, икесе дә чынга ашты дисәм була: күп еллар элек Галиәсгәр Камал театры сәхнәсендә концерт алып барырга туры килсә, бүгенге көндә рәхәтләнеп балаларны тукландырам. Никадәр кешене сыйладым дип, сөенеп эшемнән кайтам. Балачактан һаман да бер хатирә озатып килә. 3нче сыйныфта укыганда ук өйалдындагы газ плитәсендә бәрәңге кыздырырга яратуым, күрше Маһибикә апаның әнигә бу турыда борчылып әйтүе онытылмый”, – ди ул. Сүз уңаннан шуны да өстәргә кирәк, әтисенең хыялын хәзер уллары Инсаф дәвам итә. Ул – Казандагы театр училищесын тәмамлап, бүгенге көндә яшь тамашачыларның Габдулла Кариев исемендәге театрда зур өметләр белән танылып килүче артист.
…Мәктәп ашханәсенә килеп кергәндә, Әмир Хәләүтдиновның плитә өстендә кайнап утырган зур гына кәстрүлдән аш өресен җыеп торган мәле иде. Билендә – милли бизәкләр белән чигелгән матур алъяпкычы, баш киеме дә бик килешле. Осталыгы белән беррәттән, бик җитез дә бит ул, шул арада укучыларга сыер мае салып, дөге боткасын бүлә башлады, чәй-компоты да әзер.
– Директорыбыз Айдар Хәкимуллин, хезмәттәшләрем Зөлфия Хәбибуллина, Гүзәл Фәйзрахманова, Регина Мифтахова, мәктәп директорының административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасары Тәлгать Гайфетдинов белән бер-беребезне ярты сүздән аңлап, килешеп эшлибез. Иртәнге сәгать алтынчы яртыда ашханәне ачып керәбез инде. Табак-савытны кузгатып, бар нәрсәне тиз-тиз генә әзерләп, укучылар өчен иртәнге ашны, аннан төшкесен өлгертергә кирәк. Балалар саны күп булса да, хезмәт хакыбыз гына аз. Хөкүмәттә эшләүчеләр бу якны да игътибарсыз калдырмасыннар иде, – ди Әмир Хәләүтдинов.
Аның исеме районыбызда бик күпләргә таныш. Заманында Әмир Хәләви исеме белән күңелле итеп алып барган кичәләр, банкет-юбилейларның исәбе юк. Аны әле хәзер дә яратып искә алалар. Алабуга мәдәният училищесын тәмамлагач, Зур Кукмара мәдәният йортында да үз эшен яратып эшләде. Тормыш иптәше Флера белән дөм сукыр булган әниләре Рәшидә апаны 18 ел буе тәрбияләүләре дә үрнәк булды.
Чисталык-пөхтәлек яраткан, һәр кешегә кунакчыл, хәтта гап-гади бәрәңге боламыгын да үзенчә матурлап өстәлгә куя белүче Әмир, мәктәп ашхәнәсендә көндәлек эшләрен тәмамлагач, өенә ашыга. Чөнки кызлары Зәринәгә күз-колак булып, балалар бакчасында эшләүче Флерасы кайтканчы кичке ашны өлгертергә кирәк. “Яраткан эш туйдырмый ул, – ди Әмир. – Нәкъ менә кайсысын: камыр ризыгынмы, итнекен якын итәмме – аермыйм. Иң мөһиме: бар күңелемне биреп, ризыкның муллыгына сөенә-сөенә әзерлим”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев