Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Шамил Садыйков Россия матбугаты көне белән котлады

Журналистның төп бурычы – профессиональ мин-минлеген канәгатьләндерү, диелә котлауда.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Россия матбугаты көне белән котлады, дип яза «Татар-информ» МА.

«Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне чын күңелдән Россия матбугаты көне белән котлыйм!

Бүгенге көндә халыкка сыйфатлы, оператив мәгълүмат кирәк. Журналистның төп бурычы – профессиональ мин-минлеген канәгатьләндерү. Зур, бөек милләттә төрле юнәлешләр арасында югары конкуренция булырга тиеш.

Журналистика өлкәсендә технологик процесслар аеруча тиз үзгәрә, социаль челтәрдәге алгоритмнар өч ай саен алышынып тора. Шуның өчен журналистларга да көн саен укырга кирәк.

Журналистиканың профессиональ нигезе, системасы беркайчан да үзгәрмәгән. Бүген яңалык язып утырып кына кешене кызыксындырып булмый, халык хәбәрдән туйды, язмыш, аналитика укыйсылары килә.

Сез бу өлкәдә зур, мөһим эш алып барасыз.

Бәйрәм белән, хөрмәтле хезмәттәшләрем! Эшегездә кызыклы журналистик материаллар телим!» - диелә котлау текстында.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев