Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе райондашларны иминлек кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында кисәтә
Бәла-казалар килеп чыкмасын, сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен район халкыннан хуҗалык корылмалары, шәхси йорт, күпкатлы өйләрнең подъезга керү ишеге өстендәге түбәләрдән кар һәм бозларны төшерүләрен сорыйбыз.
Узган атнада булган көчле кар-буран нәтиҗәсендә юл читләрендә, капка төпләрендә берсеннән-берсе биек кар көртләре барлыкка килде. Йорт, бина һәм корылмаларның түбәләре дә кар белән тулды.
«Һава температурасы бераз җылытып җибәргән очракта, түбәләрдән ишелеп кар, боз сөңгеләре төшү ихтималы бермә-бер арта. Бәла-казалар килеп чыкмасын, сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен район халкыннан хуҗалык корылмалары, шәхси йорт, күпкатлы өйләрнең подъезга керү ишеге өстендәге түбәләрдән кар һәм бозларны төшерүләрен сорыйбыз. Шулай ук автомобильдә ерак юлларга чыгучылар да һава шартларын исәпкә алсыннар иде. Электр чыбыкларының бозлануын кисәтү максатында планлы рәвештә электр энергиясен вакытлыча өзеп торулар да булырга мөмкин», — ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Хәйруллин.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе шулай ук елга, үзәннәренең текә битләреннән кар төшү куркынычы булу хакында да сөйләде. «Балаларның үзләрен генә елга буйларына җибәрмәскә кирәк. Әти-әниләр аеруча игътибарлы булсыннар иде», — диде ул.
Шәһәр урамнарында кар түгү эшләре бара. Ринат Рәфкать улы бу хакта да билгеләп үтте.
«Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре тиз арада гына бар җирне чистартып бетерә алмый. Тротуарларны кар көртләре баскач, күп кенә җәяүлеләр автомобиль юлыннан йөрергә мәҗбүр. Һәркем игътибарлы һәм сак булсын иде. Шәһәрдә карны урам чатларына өючеләр дә юк түгел. Борылышларда бер автомобиль йөртүче икенчесенең килгәнен бөтенләй күрми. Нәтиҗәдә юл фаҗигаләре килеп чыга. Аннары махсус техника урамны чистартып киткәч, артыннан ук шунда ишегалдыннан кар алып чыгып түгүчеләр дә бар. Юллар болай да тар. Бер-беребезнең хезмәтен ихтирам итсәк иде», — ди ул.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев