Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Медицина хезмәткәрләренә рәхмәтебезне бедерәбез

Президент медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кеше сәламәтлеге сагында торган республиканың һәр медицина хезмәткәренә рәхмәт белдерде. Бу хакта Татарстан Президентының Медицина хезмәткәре көне белән котлавында әйтелә, дип яза «Татар-информ».

«Сезне чын күңелдән төп һөнәри бәйрәмегез белән тәбриклим! Хезмәтегез гомер-гомергә кызгану, шәфкать һәм кешелеклелекнең югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып торды. Кешеләрдә өмет һәм оптимизм уятып, аларның авыртуларын көн саен уртаклашу җиңел түгел», - диде. 

Президент сүзләренчә, республика эзлекле рәвештә сәламәтлек саклау системасын үстерү буенча чаралар күрә. Илкүләм проектлар һәм максатчан программалар кысаларында яңа югары технологияле үзәкләр төзелә, дәваханә һәм поликлиникаларны җиһазландыру сизелерлек яңартыла. 

Шул ук вакытта матди-техник базаны ныгыту һәм югары технологияле ярдәмне үстерү белән беррәттән, без медицина мөмкинлекләреннән файдалануны тәэмин итү һәм авыруларны профилактикалау, медицина кадрларын әзерләү һәм аларга ярдәм итү өчен тырышабыз. Соңгы вакытта медицина үсеше иҗтимагый куркынычсызлык факторына әверелә бара. Нәкъ менә сез коронавирус пандемиясе шартларында сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, төп авырлыкны үз өстегезгә алдыгыз һәм кеше гомерен коткарып, фидакарь хезмәт итәсез. Сез илебез сәламәтлек саклау системасының иң яхшы традицияләрен лаеклы дәвам итәсез, татарстанлыларның хөрмәтеннән лаеклы файдаланасыз, диде республика җитәкчесе.

«Гражданнарыбызның сәламәтлеге сагында торган һәр медицина хезмәткәренә рәхмәт белдерәбез. Сезгә һөнәри уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, сезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим!» - дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

фото: Рамил Гали
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев