Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия көне белән котлады

Россия көне Ватанга мәхәббәт һәм ил халкының үз Ватанына тугрылыгын, ата-бабаларыбызга, илебез тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт, үткәндәге, шулай ук бүгенге көндәге хезмәт һәм сугыш батырлыклары символы булып тора.

Россия көне Ватанга мәхәббәт һәм ил халкының үз Ватанына тугрылыгын, ата-бабаларыбызга, илебез тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт, үткәндәге, шулай ук бүгенге көндәге хезмәт һәм сугыш батырлыклары символы булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның татарстанлыларга адресланган бәйрәм котлавында әйтелә, дип яза «Татар-информ» МА.

«Россия — ул, чын мәгънәсендә, яу кырында һәм тыныч тормышта һәрчак илебез мәнфәгатьләрен якларга әзер булган батырлар ватаны. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең кыюлыгы, каһарманлыгы һәм фидакарьлеге — моның ачык дәлиле. Бүген, Россиянең суверенлыгы һәм киләчәге өчен көрәш барган шартларда, күпмилләтле халкыбыз, бердәм булып, заман сынауларына каршы тора. Безне уртак язмыш берләштерә һәм үз туган җиребездә барлык авырлыкларны да җиңеп чыгачакбыз. Безнең рухыбызны сындыра алмаслар!

Россия фән һәм мәгариф, сәнгать һәм спорт, медицина өлкәләрендә, биотехнологияләр, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, цифрлаштыру тармакларында һәм космосны үзләштерүдә олы казанышлары белән дан тота.

Илебез гүзәл табигате, үзенчәлекле архитектурасы һәм төзелеш сәнгате ядкарьләре, күп гасырлык мәдәнияте һәм традицияләре, кунакчыл һәм киң күңелле кешеләре белән бөтен дөнья халкын үзенә җәлеп итә.

Илебезгә һәм аның күпмилләтле халкына иминлек һәм зур үсеш телим. Россия, алга!», — диелә котлауда.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев