1994 елдан 2004 елга кадәр 12 декабрь эшләми торган бәйрәм көн иде.
Россиядә РФ Конституциясе көнен, 12 декабрьне, кабат ял көне итәргә кирәк — нәкъ менә шушы көнне, 1993 елда илнең Төп законы кабул ителгән. Конституция авторларының берсе — хокук белгече, юридик фәннәр докторы Сергей Шахрай шулай дип белдерде, дип хәбәр итә «Абзац» басмасы. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Россиянең элеккеге вице-премьеры фикеренчә, бу — Россия дәүләте тарихындагы иң мөһим даталарның берсе.
«Мин ял көнен кире кайтару яклы. Чөнки Россия традицияләре буенча, әгәр вакыйга зур әһәмияткә ия икән, ә РФ Конституциясен кабул итү — гаять зур вакыйга, ул көн ял көне булырга тиеш», — дип искәртте Сергей Шахрай.
1994 елдан 2004 елга кадәр 12 декабрь эшләми торган бәйрәм көн иде. Аннары ял көне гамәлдән чыгарылды.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев