Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Россия халкын ел ахырында тагын бер алты көнлек эш атнасы көтә

Елның соңгы эш көне кыска эш көне булмаячак.

Россия халкы 23-29 декабрь атнасында алты көн эшләячәк, чөнки шимбә, 28 декабрьдәге ял көне дүшәмбе, 30 декабрьгә күчерелде, елның соңгы эш көне кыска эш көне булмаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хезмәт хокукы буенча HeadHunter эксперты Ольга Владимировага сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

«РФ Хөкүмәтенең «2024 елда ял көннәрен күчерү турында»гы карары нигезендә, ял көне шимбә, 28 декабрьдән дүшәмбе, 30 декабрьгә күчерелә», – диде Владимирова.

Ул 28 декабрьдәге эш көненең кыска эш көне булмаячагын искәртте.

Шуның нәтиҗәсендә россиялеләр 11 көн рәттән – 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял итәчәк. 31 декабрь бу көнгә быелның 7 гыйнварындагы ялны күчергәннән соң ял көне булды.

фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев