Республикада 2,5 миллион кешегә гриппка каршы вакцина ясарга ниятлиләр
Табиблар искәртүенчә, грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулларының берсе — вакытында вакцина ясату.
Татарстанда яңа эпидемиологик сезон алдыннан гриппка каршы вакцинация кампаниясе башлана. Быел республикада 2,5 миллион кешегә прививка ясау планлаштырыла.
Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Белгеч сүзләренә караганда, кискен респиратор вируслы инфекцияләр сезоны гадәттә сентябрь аенда башлана. Хәзерге вакытта республикада атна саен якынча 4,5 мең авыру очрагы теркәлә, ә грипп белән бәйле очраклар әлегә ачыкланмаган.
Шул ук вакытта белгечләр вакцинацияне алдан ук узарга киңәш итә. Вакцина организмга инфекция таралганчы саклану мөмкинлеге бирә.
Оешмаларда авырулар таралуны киметү өчен эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең кимендә 70 процентын гриппка каршы прививка ясатуны оештыру тәкъдим ителә.
Табиблар искәртүенчә, грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулларының берсе — вакытында вакцина ясату.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев