Рәдиф хәзрәт Тимергалиев кукмаралыларны бәйрәм белән котлады
"Рамазан ае – сабырлыкка өйрәтеп, мөселманнарны тәрбия кыла торган айдыр. Бу айда без хәрамнардан гына түгел, көн дәвамында хәтта хәләл булган ризыклардан, судан да тыелып тордык.", - диелә котлауда
Безгә булган Аллаһның олуг рәхмәте һәм ярдәме белән айлар солтаны булган Рамазан ае үтеп бара. Шушы изге, фазыйләтле чорны мөселманнар ихлас гамәл-гыйбадәттә үткәрергә тырышты. Һәм менә без ислам динендә олуг саналган бәйрәмнәрнең берсен – мөбарәк Ураза гаетен каршы алабыз. Бер яктан Ураза гаете – шатлык, сөенеч көне, чөнки мөселманнар әҗер-савапларын өмет итеп, “Аллаһның әмерен үтәдек” дип куана. Шул ук вакытта бәйрәм көнне күңелләребезне сагыш-моңсулык та биләп ала, чөнки бердәм булып ураза тоткан көннәребез, күмәкләшеп ифтар мәҗлесләрендә катнашкан кичәләребез артта калды.
Рамазан ае – сабырлыкка өйрәтеп, мөселманнарны тәрбия кыла торган айдыр. Бу айда без хәрамнардан гына түгел, көн дәвамында хәтта хәләл булган ризыклардан, судан да тыелып тордык. Алай гына да түгел: без начар сүзләрдән, гамәлләрдән, фикерләрдән дә ерак булырга тырышып, күңелләребезне пакь тотарга тырыштык. Күзләре күбрәк Коръән аятьләрен укып, телләре зикердә, догада булып, уй-фикерләре фәкать изгелеккә генә юнәлгән бәндәләр җан һәм тән уразасында булды. Әлбәттә, иң мөһиме – изгелекләребезнең, кылган гамәлләребезнең кабул булуы. Хәзер без Аллаһка ялварып, шуны сорыйк һәм Рамазан ае тәмамлануга карамастан, тупланган савапларны югалтмыйча, ихлас иманыбызга нигезләнеп, алдагы тормышыбызда да Аллаһ Раббыбыз белән рухи элемтәне саклап, чын мөэмин-мөселман булып яшик.
Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылсын! Ураза гаете һәркемнең күңелен иман нуры белән нурландырсын, йортларыбызга бәрәкәт, иминлек, шатлык һәм бәйрәм рухы китерсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, яңадан-яңа якты өметләр алып килсен! Бәйрәмебез мөбарәк булсын!
Ихтирам вә изге догалар белән Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт ТИМЕРГАЛИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев