Зыян 6800 сумны тәшкил иткән
Район эчке эшләр бүлегенә 34 яшьлек кукмаралы мөрәҗәгать итеп, мошенниклардан зыян күрүе турында хәбәр иткән.
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган башлангыч мәгълүматлар буенча, билгесез хатын-кыз “Авито” сайтына сноуборд сатуы турында белдерү урнаштыра. Зыян күрүче товар белән кызыксынып, сатучы белән элемтәгә керә. Шуннан соң әңгәмәдәшенең исә-хисап счетына 6800 сум акча күчерә, әмма аңа товар килми.
Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев