Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада булачак беренче сыйныф укучыларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында портфельләр тапшырдылар

Мәктәп сумкалары кирәкле канцелярия кирәк-яраклары белән комплектланган.

Бүген Кукмарада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды, аның кысаларында 30 бала мәктәп кирәк-яраклары белән яңа портфельләр алды.

Кукмарада булачак беренче сыйныф укучыларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында портфельләр тапшырдылар

«Әлеге хәйрия акциясе безнең район өчен яхшы традициягә әверелде. Аның максаты — авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә һәм балаларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган балаларга яңа уку елына әзерләнергә ярдәм күрсәтү. Быел 658 бала беренче сыйныфка укырга керә, шуларның 165е ярдәмгә мохтаҗ. Акциягә депутатлар, эшмәкәрләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, ваемсыз булмаган район халкы актив кушылды», — дип сөйләде район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Мәхмүдова.

Кукмарада булачак беренче сыйныф укучыларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында портфельләр тапшырдылар

Район башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Сергей Димитриев, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова ата-аналарга һәм балаларга тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Кукмарада булачак беренче сыйныф укучыларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында портфельләр тапшырдылар

«Кыен хәлдә булган гаиләләр өчен мондый хәйрия акцияләре зур әһәмияткә ия. Чөнки бүген баланы мәктәпкә җыю һәм әзерләү өчен шактый акча кирәк. Кадерле балалар, алда сезне бик күп ачышлар көтә. Мәктәптә уку чоры якты тәэсирләр һәм файдалы белемнәр белән тулы булсын», — диде Римма Ратникова.

Кукмарада булачак беренче сыйныф укучыларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында портфельләр тапшырдылар

Бер атнадан Арпаяз авылыннан Зөләйха Гыйльмуллина парта артына утырачак. Портфель гаилә өчен яхшы ярдәм булган.

Кукмарада булачак беренче сыйныф укучыларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында портфельләр тапшырдылар

«Биш бала тәрбияләп үстерәбез, иң кечесе быел Пычак мәктәбенә беренче сыйныфка барачак. Мондый акцияне үткәрү безнең өчен зур ярдәм. Изге эштә булышкан һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә», — диде әнисе Зөлфия Гыйльмуллина.

Мәктәп сумкалары кирәкле канцелярия кирәк-яраклары белән комплектланган. Аларда дәфтәрләр, альбомнар, линейкалар, төсле карандашлар, кәгазьләр һәм башка әйберләр бар.

Кукмарада булачак беренче сыйныф укучыларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында портфельләр тапшырдылар

Рюкзакларны тантаналы тапшыру малайлар һәм кызлар өчен чын бәйрәм булды. Алар хөрмәтенә күңелле концерт номерлары яңгырады, ә ахырда балалар кинотеатрга мультфильм карарга киттеләр.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев