Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Полиция хезмәткәре Динар Сабиров туган мәктәбендә укучылар белән очрашты

Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы үсеп килүче буынның нинди тәрбия алуына бәйле.

Патриотик белем бирү — бүгенге заман мәктәбенең төп бурычларыннан санала. Ә моны үрнәк ярдәмендә башкару күпкә отышлырак. Шул уңайдан мәктәбебездә күләмле, тәрбияви яктан яхшы оештырылган очрашу-кичәләр еш булып тора. Шуларның берсе җиденче февраль көнне үтте.

Полиция хезмәткәре Динар Сабиров туган мәктәбендә укучылар белән очрашты

«Хәрбилек — тормыш рәвешем!», — ди Сабиров Динар Минтимер улы. Ә аның сүзләренә ышанырга була. 

Полиция хезмәткәре Динар Сабиров туган мәктәбендә укучылар белән очрашты

Сабиров Динар Минтимер улы бүгенге көндә Кукмара районы эчке эшләр бүлегендә хезмәт итүче полициянең өлкән лейтенанты. Мәчкәрә урта мәктәбен тәмамлау белән Кукмара аграр көллиятендә белем ала. Армия сафларында булып кайта, ике ел дәвамында танк дивизиясендә хезмәт итә. Хезмәт итү дәверендә үзен җаваплы, чын хәрби егет итеп күрсәтергә өлгерә.

«Хәрби киемгә бик кызыга идем, мәктәп елларында, сәхнәдә төрле күренешләр куеп йөргәндә дә, гел полиция хезмәткәре ролен башкара идем, — ди Динар. 

Полиция хезмәткәре Динар Сабиров туган мәктәбендә укучылар белән очрашты

Хыялын тормышка ашырып, армиядән кайтканнан алып, бүгенге көнгә кадәр эчке эшләр бүлегендә эшли. Зур җаваплылык, сабырлык, батырлык сорый торган һөнәр иясе ул. Һәрдаим төрле командировкаларда да еш булырга туры килә. Дагестан республикасында булуы, махсус хәрби операциядә катнашып кайтуы да, Динар Минтимер улын курку белмәс, үҗәт, тырыш ир-егет итеп тасвирлый. 

Укучылар белән дә үзен бик ачык тота, бер генә сорау да җавапсыз калмады. Укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт номерларын да сокланып карады.

«Һәр җырыгыз, биюегез белән мәктәп елларына алып кайттыгыз», — дип укучыларга рәхмәтен дә җиткерде. 

Намуслык һәм ил алдында бурыч дигән төшенчәләр сүздә түгел, эштә исбатлап күрсәтә алуы белән горурлана Динар Минтимер улы, ә без аның белән горурланабыз! 

Гүзәл ХӘМИДУЛЛИНА, Мәчкәрә урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев