Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Починок-Кучук җирлегендә хисап җыелышы үтте

Җирлек халкы белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем очрашты.

Починок-Кучук җирлегендә үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык белән очрашу узды. Җирлек халкы белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем очрашты.

Хисап җыелышында чыгыш ясаган Илнур Йосыпов җирлектәге социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, ел дәвамында башкарылган эшләр хакында сөйләде, проблемаларны атады, киләчәккә булган планнары белән уртаклашты. Шулай ук очрашуда «Дружба Агро» җәмгыяте директоры Данил Һадиев, Мишәбаш участок урманчылыгы мастеры Рамил Әхтәмҗанов, участок инспекторы Николай Ивановларның чыгышлары тыңланды. 

Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова районда һәр тармакта башкарылган эшләр, икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды, махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм туплауга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде. 

Чыгышлардан соң сораулар яңгырады, алдынгылар бүләкләнде.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев