Татарстанда химиотерапиягә 4,5 миллиард сумнан артык акча юнәлтелә.
Татарстанда 127 мең кеше онкология авырулары белән яши. Бу хакта ТР Дәүләт Советында «Татарстан Республикасында онкология һәм онкогематология авырулары белән көрәш: казанышлар һәм үсеш перспективалары» дигән эш киңәшмәсе алдыннан журналистларга республика сәламәтлек саклау министры Әлмир Әбәшев сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
«2025 елның 10 аенда беренче тапкыр 19 меңнән артык яңа очрак ачыкланды», — диде министр.
Әлмир Әбәшев билгеләп үткәнчә, 2019 ел белән чагыштырганда, дәүләт сәламәтлек саклау системасының ТР халкын югары технологияле дәвалауга тотылган чыгымнары ун тапкыр арткан. Аның сүзләренчә, Татарстанда химиотерапиягә 4,5 миллиард сумнан артык акча юнәлтелә.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев