Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Олыязда республикакүләм «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» дип аталган конференция үткәрелде

Конференциядә биш юнәлештә эш алып барылды.

Олыяз урта мәктәбендә республикакүләм «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» дип аталган конференция үткәрелде. 

Әлеге чарада  якташларыбыз - татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык шагыйре, журналист һәм публицист Газинур Моратов, шагыйрь, “Казан утлары” журналы мөхәррире Фәнил Гыйләҗев катнашты. 

Конференция биш юнәлештә эшләде: балалар бакчаларына йөрүче нәниләр арасында туган тел темасына җыр, 1-2 сыйныфлар һәм 3-4 сыйныфлар арасында Шәүкәт Галиев шигырьләрен сөйләүчеләр, нәсел шәҗәрәсе, туган як тарихын, күренекле шәхесләр тормышын чагылдырган фәнни-тикшеренү эшләре, укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында проза әсәрләреннән өзек сөйләүчеләр осталыкларын күрсәттеләр. 
Татар телендә дөрес, матур итеп сөйләүчеләр конкурсы Олыяз авылында быел дүртенче тапкыр үткәрелде, ә соңгы ике елда бу республика күләмендә оештырыла. Быел да Балтач,Теләче, Әтнә, Биектау, Актаныш якларыннан килгән нәни  кунаклар саф татарча матур итеп җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, әби-бабаларының истәлекләрен торгызу эшләре, шәҗәрәләре белән таныштырдылар. 
Лариса Малова тумышы белән Пчеловод авылыннан, хәзер Биектауда яшәп, балалалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 
-Мин эшкә урнашкач та бу бик талантлы кызны күреп алдым.  Эльвина күбрәк сәхнәгә  шигырь сөйләргә чыга иде, бүген беренче тапкыр җыр белән чыгыш ясый. Соңгы елларда  татарча сөйләшүче баланы табуы кыенлаша бара. Мондый очрашуларның әһәмияте бик зур, ешрак үткәрсеннәр иде. Бу татар телен күпмедер дәрәҗәдә саклап калырга ярдәм итә дип уйлыйм, - диде ул, уй-фикерләре белән уртаклашып.

Казаннан килгән якташ язучыларыбыз балаларга изге теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. 
Газинур Морат “Урал” хуҗалыгы рәисе Газинур Хәбибрахмановка, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллинга, Олыяз мәктәбе директоры Алмаз Гариповка Дәүләт Советы депутаты, язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың Рәхмәт хатын тапшырды. Газинур Морат олыяз урта мәктәбе китапханәсенә китаплар да бүләк итте. 

II республикакүләм “ Хикмәтле дә, бизәкле дә  туган тел”  конференциясендә
җиңүчеләр исемлеге
“Нәни сандугач”юнәлеше буенча
1 урын
 -«Шатлык» ансамбле, Кукмара районы  «Зур Кукмара балалар бакчасы» (тәрбяче Ишкулова Нурия Усман кызы)
-Валеева Камиля, Кукмара муниципаль районы “Кукмара шәһәре җиденче номерлы “Кыңгырау” һәрьяктан үстерешле балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе (тәрбиячеләр: Степанова Райхана Сәхәп кызы, Хакимуллина Розалия Рашид кызы).
2 урын
-Хазиева Айзилә  һәм  Илзирә Илнур кызлары Кукморский район МБДОУ “Детский сад с.Чишма-Баш” (тәрбияче: Фахрутдинова Гульназ Рафик кызы)
-Гыйлметдинова Сәйдә Алмаз кызы Кукмара районы, МБОУ “Г.Х.Хәбибрахманов 
исемендәге Олыяз урта мәктәбе” (тәрбияче: Гарипова Лилия Газинур кызы)
-Сабирова Эльвина Искәндәр кызы, Биектау районы  МБМББУ «Бөреле балалар бакчасы “Тиенкәй”(тәрбияче: Малова Лариса)

“Сөйлим әле туган телемдә” (1-2нче сыйныф укучылары арасында)
1 урын
-Садриева Язгөл, Актаныш муниципаль районы Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе (укытучы: Салахов Рамил Җәмигнур улы)
2 урын
-Мурзина Зәмирә, Актаныш муниципаль районы Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе (укытучы: Салахов Рамил Җәмигнур улы)
-Имамиева Назилә,  Теләче районы Фатих Хөсни исемендәге гомумбелем бирү мәктәбе (укытучы: Каримуллина Әлфия Наиловна)
3 урын
- Шәкүров Тимерхан , Актаныш муниципаль районы Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе (укытучы: Салахов Рамил Җәмигнур улы)
- Хафизова Гөлия Рамиль кызы, Кукмара муниципаль районы, Олыяз урта мәктәбе, (укытучы: Гилмутдинова Зульфия Шарифулловна)
- Кәримова Асилә Айдар кызы, Теләче районы Балыклы башлангыч мәктәбе (укытучы Сибгатуллина Алсу Тимершәеховна)
“Сөйлим әле туган телемдә” (3-4нче сыйныф укучылары арасында)
1 урын
Галявиева Алия, Әтнә муниципаль районы, Күәм урта гомуми белем мәктәбе (укытучы Гатауллина Гөлназ Рахиман кызы)
2 урын
-Закирова Ясминә, Кукмара муниципаль районы, Олыяз урта мәктәбе, (укытучы: Гобәйдуллина Резидә Миннехатиповна)
-Галлямова Зәмирә, Кукмара муниципаль районы, Олыяз урта мәктәбе, (укытучы: Хабибуллина Лилия Җәүдәтовна)
3 урын
-Гилметдинова Зәмирә, Кукмара муниципаль районы, Олыяз урта мәктәбе, (укытучы: Хабибуллина Лилия Җәүдәтовна)
-Гатауллина Алия, Кукмара муниципаль районы, Олыяз урта мәктәбе, (укытучы: Гобәйдуллина Резидә Миннехатиповна)
-Иделия Миннемуллина, Кукмара районы Сәрдекбаш урта мәктәбе (укытучы: Айсылу Ногманова )
“Мирас” юнәлеше  буенча
1 урын
Фахразиева Гөлзидә, Актаныш муниципаль районы, МББУ “Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”(укытучы Галиева Ленара Рафаил кызы)
2 урын
-Салахова Таңсылу,  Актаныш муниципаль районы Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе (укытучы Салахов Рамил Җәмигнур улы)
-Хәйбрянова Рузалина Рузил кызы , Актаныш районы,  «Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе»  (укытучы Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызы)
3 урын 
-Яббарова Камилә,  Балтач районы  Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе (укытучы  Нуретдинова З.З.)
-Игушина Регина, Кукмара районы Село-Чура урта гомуми белем бирү мәктәбе (укытучы Гибадуллина М. В., Григорьева  Ю.В)
-Габдерахманова Зәлинә, Кукмара  районы Пычак урта мәктәбе (укытучы Гарипова Ф. Ф.)
“Энҗеләрен барлыйм телемнең...” юнәлеше буенча
1 урын
Хисматова Айсылу Хадиулла кызы, Кукмара районы Р.М. Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе
2 урын
-Дәүләтова Зөлфия Фоат кызы, Актаныш муниципаль районы, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе
-Галләмова Ләйсән Садыйк кызы, Кукмара районы Р.М. Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе
3 урын 
-Сафина Әлфия Зиннур кызы Теләче районы  Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбе
-Каримуллина Гөлчәчәк, Теләче районы, Иске Җөри балалар бакчасы 
-Багавиева Айсылу Мансур кызы, Кукмара районы  Олыяз урта мәктәбе.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев